Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең “Илһамият” сәхнә ветераннары клубы әгъзасы, артист-вокалист Бәширә Насыйрова Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды.
Дәүләт бүләген җырчы бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулларыннан кабул итеп алды.
Бәширә “Гомер уза”, “Пар мендәрләр”, “Шахта “кебек җырлар аша халык күңеленә кереп калган җырчы.
Казан шәһәр филармониясе вокалист-артисты Резидә Шәрәфиеваны да тәбрик итәргә була. Аны Президент Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.
Фото: «Татар-информ» МА
Чыганак: «Шәһри Казан»
—
—