«Лиза Алерт Башкортстан»: Апрельдә 22 бала югалды

Башкортстанда апрель аенда 22 бала югалган. Алар барысы да исән-сау табылган. Мондый статистиканы «Лиза Алерт Башкортстан» ирекле эзтабарлар-коткару отряды җитәкчесе Олеся Пышкина китерде.

«2021 елның гыйнварыннан балигъ булмаганнарны эзләү турында 51 гариза керде. Балаларның 50се исән, 1се һәлак булган. Аларның күбесе мәгълүмат җыю процессында ук табылган. Әмма бу вакытны көтәргә кирәк дигән сүз түгел», — диде Олеся Пышкина.

Аның сүзләренә караганда, гаризалар саны арта, аларны эзләү өчен һәрвакыт ирекле ярдәмчеләр кирәк. Елның җылы вакытында балалар югалу очраклары арта.

«Беренче чиратта, җылы булганга, балаларның йөрисе килә, кемдер караңгыга кадәр йөри ала, кемдер үз районыннан ерак китә, әлбәттә, протест йөзеннән яки рәнҗетү сәбәпле китүчеләр дә бар. Үсмерләр дә балалар, алар да ярдәмгә мохтаҗ һәм аларны да эзләргә кирәк. Алар еш кына үз-үзләренә ышана, үзләрен өлкәнгә саный, һәм бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Әти-әниләрнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе безне, һичшиксез, сөендерә. Азрак вакыт узган саен, кешене исән килеш табарга мөмкинлек күбрәк. Әти-әниләр балалар белән сөйләшергә, балалар өйгә кайтудан курыкмаска тиеш. Балага дуслары янында тоткарланган очракта, әти- әнисенә шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз. Ә моның өчен балада һәрвакыт якыннарының телефон номеры булырга тиеш», — дип киңәш итте Олеся Пышкина.

Фото: Башинформ

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле