«Каравон» бәйрәме кайчан булачагы билгеле

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Каравон» рус халык бәйрәмен уздыру көнен билгеләде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Быел бәйрәм 22 майда Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында, республика территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле чикләү чараларын үтәп, узачак.

Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Мәдәният министрлыгына бәйрәмне әзерләүдә һәм уздыруда ярдәм итү йөкләнде.

Чыганак һәм фото: Бизнес-онлайн

Бәйле