Рөстәм Нәбиевнең хыялы тормышка ашкан [видео]

Бу егет булдыра алмаган эш юктыр кебек.

Исегездә булса, Эльбрус тавын яулаганнан соң республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашкач, Рөстәм Нәбиев шушының турында кино төшерергә теләге барлыгын белдергән иде. Тиздән бу хыялы тормышка ашты. Эльбруска Рөстәм кино төшерүче төркем һәм хатыны Индира белән юлланды.

«Эльбрус тавын яулаганга 7 ай узды инде. Бүген биредә, 4 меңнән артык метр биеклектә яраткан хатыным белән басып торам. Минем аңа кулларым белән нинди юл үтүемне күрсәтәсем килгән иде.
Эльбрусны күреп ул миңа нәрсә әйтте дип уйлыйсыз? «Син юләр! Моны ничек эшләгәнеңне белмим, әмма синең белән горурланам!»

Иртәнге сәгать дүрттә салкын, көчле җил, ә мин видео төшәргә чыгам. Шул вакытта аның сүзләре мине җылыта. Бернәрсә дә эшем юк, чөнки ул минем янымда», — дип язган блогер.

Инстачылар яшь парга соклануларын, яратуларын, горурлануларын белдереп комментарийлар калдырган.

Шушы көннәрдә алар Башкортстанга әйләнеп кайтты. Инде киноны көтәбез.

Чыганак: Кызыл таң 

Фото: https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Бәйле