Солтановлар гаиләсе: “Аллаһы Тәгалә бүтәннәрне мондый кайгыдан сакласын”

Башкортстанның Ялгыз-Нарат авылындагы Гүзәлия һәм Данил Солтановлар гаиләсендә фаҗига: 29 апрель кичендә аларның йортларына ут каба. Кинәт кенә чыккан ялкынны җил өйгә, мунчага, сарайга һәм башка корылмаларга тарата. Барысы да мизгел эчендә янып, көлгә кала.

Солтановлар 5 бала тәрбияләп үстергән. Шуларның 2се – тәрбиягә алган балалар. Кызлары Наилә бу хәлдән соң әле дә шок хәлендә. Фаҗига турында менә ни ди ул:

– Булган хәлләрдән соң әле дә бик авыр. Ни өчен без, дигән сорау гына туа. Безнең әти-әниләр начар кешеләр түгел, берәүгә дә зыян салганнары юк. Әти безнең өчен тырышты, Төньякта эшләде, зур гаилә өчен кечкенә йорттан иркен өй җиткерде. Әни аз хезмәт хакына балалар бакчасында эшләде, гомере буе бер үзе хуҗалыкны алып барды, ардым дип зарланганы да булмады. Бу йорт өчен алар шактый тырышты, 2 сәгать эчендә бу хезмәт юк булды. Бу хәлгә әле дә ышанасы килми. Барысы да томанда булган төсле, начар төш күрәм кебек. Аллаһы Тәгалә бүтәннәрне мондый кайгыдан сакласын. Мизгел эчендә бернәрсәсез калу – бик куркыныч ул. Безгә ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәт, – диде ул.

Хәзер дә Наилә битараф булмаган кешеләр ярдәменә өмет итә.

Солтановларга булышырга теләүчеләр түбәндәге номерлар буенча ярдәм күрсәтә ала:

2202 2002 2672 5156
89324707648
89270866581

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий