«Кайбер балалар моны уен дип кенә белеп, игьтибар бирмәде…»

Казанның фаҗига булган 175нче мәктәп янына казада һәлак булган укучы һәм хезмәткәтләрнең якыннары 11ләрдә җыела башлады.

“Партага иелеп исән калган”

Биредә рус теле укытучысы булып эшләүче Лев Валерьянович безгә менә шуларны сөйләде
– Вахтёр Мулланур Мостафин утлы корал тотып кергән егетне туктатмакчы булган. Шуннан соң җинаятьче утлы коралдан вахтерга берничә тапкыр аткан. Белүемчә, ул хастаханәдә авыр хәлдә. Бик яхшы хезмәткәр ул, ачык күңелле, ярдәмчел.
Дәрес бара иде. Унынчылар тирәсе, ату тавышлары ишетелде. Кайбер балалар моны уен дип кенә белеп, игьтибар бирмәде. Мин исә нидер сизеп балаларга тизрәк ишекне ябарга куштым. Без, Росгвардия килеп җиткәнче, бикләнеп сыйныф бүлмәбездә утырдык. Шуннан соң гына хокук сакчылары карамагында урамга чыктык.

10 сыйныф укучысы А. сүзләренчә, һөҗүм итүче бинага бәреп керә, ә аннары 8а сыйныфы кабинетына юнәлә.
– Башта барысы да эвакуация бара дип уйлаган, ә аннары укытучы балаларны кире куып керткән. Әмма җинаятьче аягы белән тибә-тибә ишекне бәреп ачкан. Ут аркасында ишек һәм тәрәзәләр ватылып беткән.

3 Д сыйныфы мәхшәр башланган вакытта биология дәресендә беренче каттагы сыйныф бүләмәсендә булган. Шушы сыйныфтан бер кыз сүзләренә караганда, укытучылары бик каты шартлау тавышлары ишеткәч, сыйныф бүлмәсен бикләп куйган.
– Без барыбыз да нык калтырарга тотындык. Укытучыбыз тынычландырырга тырышты, без парта астына чүмәләдек. Сыйныф бүлмәсенә шакыды: “Ачыгыз, мин полиция хезмәткәре”, – диде ул. Ләкин укытучыбыз тавыш бирмәскә, тын утырырга кушкан иде. Шуңа җавап бирүче булмагач, ул бездән ары китте булса кирәк. Безнең сыйныфташлар зыян күрмәде. Әле дә барыбыз да шок хәлендә.

7 сыйныф укучыларының берсе сүзләренә караганда, ул сыйныфташлары белән бергә тәрәзәдән сикереп чыккан.
– Безнең дәрес беренче катта иде. Без атыш тавышларын ишеттек һәм тәрәзә аша сикереп чыга башладык, – диде кыз.

5 сыйныф укучысы сөйләгәнчә, ату алдыннан шартлауга охшаган тавыш ишетелгән.
– Дәрес вакытында шартлау ишеттек, ә аннары ату. Коридорда автоматлы кешене күрдек, – дип уртаклашты укучы.

Атыш вакытында һәлак булган укытучы гаиләсе белән без дә аралаштык.
55 яшьлек Венера Айзатова – башлангыч сыйныф укытучысы, ул мәктәптә 34 ел эшләгән, 4 «Г» сыйныф җитәкчесе булган.
– Туганыбыз белән иртәдән бирле элемтәгә чыга алмадык. Кызы да берни белми булып чыкты, инде туганнар белән җыелышып мәктәп янына килдек. Беркайда да бернинди хәбәр юк. Завучка шалтыраттык, аның тавышы буенча туганым белән нидер булганлыгын аңладым, – дип сөйләде безгә Венера ханымның сеңлесе.
Соңрак, аның белән элемтәгә кердек. Ни кызганыч, туганының исәнлегенә өметләнеп килгән сеңлесенә кайгылы хәбәр ишетергә туры килгән. Хәзер аның белән психологлар эшли.
* * *
Зыян күрүчеләр арасында җырчы Алсу Сөнгатуллинаның да (“Фәридә-Алсу” дуэты) улы да бар.
Алсу сөйләвенчә, җинаятьче 8нче сыйныфта укучы балаларга аткан. Атыш булган мизгелдә балалар мәктәпнең өченче катында дәрестә утырган. Малай арткы партада булган, парта астына иелеп калу аның гомерен саклап калган.
– Хәзерге вакытта улым хастаханәдә. Аркасына кыйпылчыклар кергән. Улым үз аңында, сөйләшә, Аллаһка шөкер. Аллам сакласын мондый афәтләрдән. Хастаханәдәге ата-аналарны күреп йөрәк әрни, күбесе аңын җуярлык дәрәҗәдә, – диде Алсу.

Яраланучылар арасында мәктәп укытучысы да бар.
– Диләрә белән без курсташлар. Фаҗига турындагы хәбәрне ишеткәч, иң элек зыян күрүчеләр исемлеген карадык. Анда Диләрәгә 50 яшь дип язганнар, аңа 50 яшь түгел. Шуңа күрә ул түгелдер дип өметләндек. Әмма хастаханәгә шалтыраткач, Диләрәбезнең операция өстәлендә булуын хәбәр иттеләр. Аның җилкә сөяге яраланган. Исән-сау терелеп чыга күрсен, – диде безгә Айсылу ханым.

175нче мәктәптә “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның да балалары укыган. Кечкенәсе – 3нче, олысы – 8нче сыйныфта белем алган. 9 яшьлек баланың хәле авыр дип бәяләнә. Аның күкрәк читлеге зарарланган. Балага операция ясаганнар…

Лилия Гайнуллина

Фото : «Татар-информ» МА

Чыганак : "Шәһри Казан"

Бәйле