Илфар хәзрәт Хәсәнов хатыны турында: «Хәзрәтем, безне монда шартлатырга җыеналар»

Казан мәктәбендәге коточкыч фаҗиганең шаһиты арасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов хатыны да була. 

Бу хәл турында ул менә ни диде:

— Җәмәгатем — башлангыч сыйныф укытучысы. 9 сәгать 17 минутта миңа: «Хәзрәтем, безне монда шартлатырга җыеналар» дип язды ул. «Кем?» дип сорыйм, әле ышанмыйм да! 9 сәгать 38 минутта миңа: «Безне шартлаттылар инде» дип язды. Аллаһы Тәгалә үзе саклады, директорлары бикләнергә кушкан, чыгам дигәндә, шушы шартлаган бомба йогынтысында ишеге ябылып куя, чыкмыйча кала, чыккан булса, бетәсе иде.

Хатынымның сыйныфыннан 4 бала хастаханәдә. Фаҗига аларның физкультура дәресенә туры килгән. Аллаһка шөкер, классында җәмәгатем үзе генә утырган. Башка балалар исән-сау. Хатыным полициягә күрсәтмәләр бирүдә катнашты. Хәзер өйдә, шок халәтендә ул. Балаларның әти-әниләренә сабырлык бирсен, бик куркыныч хәл.

Фото: «Татар-информ» МА

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Бәйле