Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче кат әти-әни булды! Балага нинди исем кушачаклар?

Бүген – 12 майда Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булды! Бу уңайдан Ризатның үзе белән элемтәгә кердек.

“Бүген Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә улыбыз туды, Аллаһка шөкер! Авырлыгы – 3550 грамм, буе – 52 см. Бала тудыру йортына Зинираны 10 майда илтеп куйган идем. Бүген 11:30 сәгатьтә очкылык тота башладым. Миндә бераз тоемлау сәләте бар. “Улым туды бугай”, — дип уйлап куйдым. Һәм нәкъ шул вакытта сабыебыз дөньяга килгән. Зинира: “Сиңа охшаган”, — диде. Икесенең дә хәлләре әйбәт, Аллаһка шөкер”, — диде безгә Ризат.

Җырчы балага нинди исем сайлауларын әлегә әйтмәде. “Исеме “Р” хәрефенә башлана”, — диде ул.

Эльвира Шакирова

Чыганак: "Шәһри Казан"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий