Сак булыгыз! Татарстанга бозлы яңгыр килә!

22 майда, Татарстанда яңадан һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге кисәтә.

Шимбә көнне республика территориясендә урыны белән, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк. Көндезге сәгатьләрдә хәтта боз яву ихтималы бар. Игътибарлы булыгыз!

Чыганак: "Шәһри Казан"

Бәйле