Данир Сабировның кызы Мәрьям аягына ни булган?

Мәрьям сул аягына зарланды. Кичәге ярышлардан соң тагын да кискенләште, ди җырчы. 

«Бүген травматологка бардык. Табиб аякны тынычлыкта калдырырга кушты, чөнки сеңерләре өзелгән (разрыв связок). Гипс куйдылар, хәзер Мәрьям таяклар ярдәмендә йөри. Ортопедия салоныннан сатып алдым. Миләүшә арендага алырга тәкъдим иткән иде. Ләкин мин — тормышта һәрвакыт оптимист. Спортчылар гаиләсендә бу таякларның булуы шарт», — дип язган Данир.

Бәйле