Иркәгә Себердәге хастаханәдә операция ясаганнар

Татарстанның атказанган артисты Иркә Себердәге концертлары вакытында үзен начар хис итә башлаган. Әмма, шөкер, концертларын исән-сау куйган ул. Тик Казанга кайтып җитә алмый, юлда хәле начарлана. Нәтиҗәдә аңа Себердәге хастаханәдә операция ясыйлар.

“Тагы бер мизгел… Себергә рәхмәт әйтеп, Иркә кайтып җиткәндер инде дисезме? Юк… Мин әле әле дә монда… Беләм, бу постны мин язырга тиеш тә түгел идем, шыпырт кына үткәреп җибәреп, берни дә булмагандай елмаеп тормышымны, эшемне дәвам итәргә тиеш идем. Бу җөмләләрне жәлләтү, зарлану итеп кабул итә күрмәгез. Мин андыйлардан түгел, сез аны күптән аңладыгыз бугай инде… “Туган як сәламнәре” дип аталган программа белән 6 җырчы себергә юл тоттык…

Көлешә-сөйләшә беренче концерт үтеп китте, тик нигәдер җырлап кергәч мин үземдә үзгәреш сиздем. Ярар мин әйтәм, тын кысылып баш әйләнү озын юлдан соң була торган хәл, дип беркемгә сиздерми генә икенче, өченче көн дә үтеп китте. Соңгы дүртенче концерт. Зарлануның мәгьнәсе юк, кайткач туп-туры Казан больницасына барырмын дип, врачыма да әйтеп куйдым…Эш бетте, елмаясы, беркемгә сиздерми генә тыныч кына поездга кереп ятам да, үтә ул, яткач үтә. Әнәәә, 9нчы вагон ерак та түгел кебек тә, тик аксата нигәдер. Уң аяк тотмый башлады. Лилия ипләп кенә култыклады, Илнат сүзсез генә чемоданымны үзенә алды… “Иркә, калыйк бәлки” дигән сүзгә мин: “Сииин нәрсә? Казаныма кайтам, үтә дидем”…

Поезд кузгалды Сургут-Төмән юлына. Сәгать ярым вакыт без болота чолгап алган юлдан бардык. Нинди туктау анда, телефон да тотмый… Хәл авырайды, авыртудан аң югала башлады, шул вакытта безгә поездда “медик хезмәткәрләр юк, без үз өстебезгә мондый проблеманы калдыра алмыйбыз, үзегез скорый чакыртыз” диделәр. Шул ук Лилия, Ильнат бер минут мине калдырмый башка вагоннардан врач пассажир эзли башладылар. Булмады…

112 номеры белән чыгып каядыр чыктылар, поезд ике сәгатьтән соң туктады. Бер авылның скорые килде. Мин әйбәтләп хәтерләмим, ләкин бу авыл больницасы минем хәлне күреп үзенә алмаган.100 км ераклыктагы Пыть-Ях поселыгына озаталар. “Не обещаю, доедем, не доедем” дигән сүзләрне генә хәтерлим. Җиткерделәр, Лилиям иртәнге 4тә бөтен Себер дусларны аякка бастырырга өлгергән. Тиз арада мине операция бүлмәсенә озаттылар, врачлар инде безне көтә иде, ике сәгать ярым җиңел булмаган операцияне врачлар уңышлы эшләп чыкканнар (диагнозны сорамагыз, әйтмим). Күпмедер вакыттан соң мин аңыма килә башладым, “оооо заново родилась человек” дигән сүзләр әле дә колакта…

Бүген мин аякка баса башладым, әкрен генә алга барам, якыннарыма мең рәхмәт, Миндар абый, Гөлфия апа, Нурия апа, Марат абый, Ильнат, Лилия, врач Олег әфәндегә. Рәхмәтем сезгә чиксез… Мин исән-сау, үз аңымда, тиздән кайтам, ә әлегә мин әле дә Себердә…

Әйтергә теләгән сүзем шул! Авыртудан егылгач кына барасы түгел больницага, әз генә борчылуга йөгерегез, күренегез, тикшеренегез! Сузмагыз! Саклагыз үзегезне! Сезнең Иркәгез!” — дип язган Иркә инстаграм сәхифәсендә.

Иркәгә тиз арада савыгып, Казанга кайтуын телибез!

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле