Сарымсак кыяклары саргаймасын өчен нишләргә кирәк

-- Лейла

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирде:

– Тозлы су сибәргә кирәк (1 чиләк суга 1 стакан тоз исәбеннән). Бер атнадан соң – мочевина эремәсе (1 чиләк суга 1 аш кашыгы). Агач көле дә кыякларның яшәреп китүенә ярдәм итә. Рәт араларын бераз көл сибегез, шуннан соң түтәлне яхшылап сулагыз. Сарымсакларыгыз гөрләп үсеп китәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле