Яңа Сабантуй бәйрәмен ничек күз алдына китерәсез?

-- Лейла

Сабантуй бәйрәмен ничек күз алдына китерәсез? Әлеге бәйрәмгә кагылышлы сүзләр уйлап карагыз. Бер генә кеше дә бу бәйрәмдә скейтборд, самокат, BMX та йөрү кебек конкурслар булыр дип уйламыйдыр.

Бу проект кысаларында әлеге бәйрәмне бөтенләй яңа ракурстан ачарга булдык һәм без Казан халкына һәм кунакларына Сабантуй бәйрәменең заманча, иң мөһиме яшьләрчә вариантын тәкъдим итәргә әзер!

Без традицион Сабантуй бәйрәменнән читкә китеп, бөтенләй икенче форматта яшьләр урам фестивале үткәрүне тәкъдим итәбез.

Ул традицион Сабан туйдан соң, 26 июнь көнне, кичке 17:00 сәгатьтә, “Урам” экстрим-паркы территориясендә узачак. Әлеге фестиваль яшьләрнең теләк-фикерләрен исәпкә алып әзерләнә.

Фестивальдә берничә зона эшләячәк: төп сәхнә, урам мәдәнияте конкурслары, бию буенча перфоманс, фудкорт, ял итү һәм пикник өчен мәйданчык, шулай ук балалар мәйданчыгы. Фестивальнең хедлайнерлары популяр һәм яшь татар җырчылары:

«АИГЕЛ», «УСАЛ», «K-Ru», Ilgiz һәм «Gauga» төркеме булачак. Монда сез самокатта, скейтбордта, BMX та йөрү кебек уеннарында катнаша алачаксыз.

Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары «Су Анасы» әкиятенең хореографик версиясен күрсәтәчәкләр.

Башка күңел ачу чаралары арасында экстремаль караоке, өчпочмаклар ашау буенча ярыш, халык уеннары, мастер-класслар һәм DJ-сетлар көтә. Балалар өчен дә «ШАЯН ТВ» зонасы эшләячәк. Монда теләгән һәркем вакытын күңелле итеп үткәрә алачак.

Әлеге атмосфераны тоярга һәм вакытыгызны күңелле итеп үткәрергә чакырабыз! Сабан туйлар мөбарәк булсын!

Бәйле