Татарстанда коточкыч янгын: һәлак булучылар бар

-- Лейла

29 июнь көнне төнлә Чаллыдагы «Энергетик» бакчачылык ширкәтендәге янгын вакытында 37 яшьлек ир-ат һәм аның 12 яшьлек кызы һәлак булган. 7 яшьлек кыз төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән хастаханәгә озатылган, ул янган йорттан йөгереп чыгарга өлгергән.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, «Энергетик» бакчачылык ширкәтендәге  Подгорная урамында янгын чыгуы турындагы хәбәр 29 июньдә төнлә килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр 10 минуттан соң килеп җиткән. Бу вакытта дөрләп янган ут бакча йорты буларак кулланылучы «эшчеләр вагоны»н (бытовка) тулысынча камап алган.

Ачыкланганча, өйдә әтиләре белән бергә аның ике кызы куна калган. 2014 елда туган кечкенә кыз янгыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алган, аны  15% пешү белән хастаханәгә озатканнар.
Янгынның мәйданы 24 квадрат метр тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны егерме минут эчендә сүндерә. Кисәүләрне аралаган вакытта 1984 елгы ир-ат, шулай ук 2009 елгы кызның мәетләрен табып алалар.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле