Аномаль эсселекнең кайчан чигенүе билгеле булды

-- Лейла

Температура фонының түбәнәю сәбәбе – аномаль эссе һава торышы урнашуга сәбәп булган антициклон акрынлап үз «хакимлеген» югалтачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фаразлардан күренгәнчә, көнбатыштан хәрәкәт итүче актив атмосфера фронтлары кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, аның тизлеге урыны белән 23 метрга җитәргә һәм боз яварга мөмкин.

Чәршәмбе көнне, 30 июньдә, төнлә республикада һава температурасы +18, +23, көндез +29, +34, пәнҗешәмбе көнне, 1 июльдә, төнлә +16, +21, көндез +26, +31 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның башлангыч фаразларыннан күренгәнчә, 2 һәм 3 июльдә республика территориясендә тотрыксыз һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. «Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +23, +28 градус тәшкил итәчәк», — дип искәртә белгечләр.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар Татарстанда эсселек +37 градуска кадәр җитү сәбәпле шторм кисәтүе игълан иткән иде.

Чыганак: "Татар-информ"

 

Бәйле