«Россиянең бөтен Европа территориясе киң антициклон астында. Без аның көньяк өлешендә торабыз. Июль — иң кызу ай. Бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нульдән 22 градуска югары. Бу декадада аномаль эсселек көтелә: температура климат нормасыннан 4 градуска югары булачак», — дип билгеләп үтте Переведенцев.
Көндезге максималь температура +30 +32 градус булыр дип фаразлана, төнлә +18+20 градуска кадәр төшәчәк. Әмма һава температурасы июньдәге кебек 35 градуска кадәр күтәрелмәячәк, дип раслый эксперт.
КФУ профессоры сүзләренә караганда, һава температурасы югары булу сәбәпле, туфрак бик каты җылына, кояш эсселеге нәтиҗәсендә җирдәге сулар пар булып өскә күтәрелә. Республикада янгын куркынычы һәм корылык күзәтелә. Үсемлекләр өчен шартлар уңайлы түгел, дип раслый Переведенцев.
Чыганак: Бизнес-Онлайн