Рөстәм Асаев улына исемне кем хөрмәтенә кушкан?

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев дүртенче тапкыр әти булды!

Сабый 6 июльдә көндезге сәгать 2 ләрдә Казанның 1нче номерлы бала тудыру йортында туган. Рөстәмнең тормыш иптәше Айгөл ир бала тапкан.

Улыбызның буе – 56 см, авырлыгы – 4510 грамм. Аллаһка шөкер, икесенең дә хәле яхшы. Балалар – тормышыбызның яме, киләчәге. Исән-сау һәм бездән дә бәхетле булсыннар”, — ди бәхетле әти.

Шулай итеп, Рөстәмнең хәзер ике кызы һәм ике улы бар! Гөлназ, Мөслим һәм Әминәнең энекәшләренә бик матур исем дә сайлаганнар. “Башта берничә исем уйлап куйган идек. Улыбыз баһадир булып тугач, татар милләтен бөтен дөньяга таныткан спорт остасы Хабил Бикташев хөрмәтенә улыбызга Хабил дигән исем сайладык”, — ди Рөстәм.

Төкле аягың белән, Хабил! 

Чыганак: "Шәһри Казан"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий