«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект – «Биюbattle»!

-- Лейла

Бию баттл ул – заманча музыка, халык биюе һәм классик хореографиянең иң яхшы үрнәкләре! Биредә республикабызның иң көчле бию төркемнәре осталыкта ярыша!

3 ай дәвамында республикабыздан кала, чит төбәкләрдә яшәүче балалар коллективлары батлда катнашу өчен гаризалар юллады. Үзбәкстан, Пенза, Удмуртия, Ульян өлкәсенең, Татарстан Республикасының төрле районнарындагы сәләтле яшьләре безгә үзенчәлекле биюләрен күрсәтте.

34 бию коллективы, меңләгән бала йөзләгән репетиция сәгатьләре, дистәләгән йокланмаган төннәр…  Һәм ниһаять 6 төркем финалга чыкты.

Финалга узучылар көндәше белән ярыша. Биредә алар  җюри әгъзаларына 3 бию тәкъдим итә.

  • Соло яисә дуэт
  • Кече формадагы биюләр, аларны 6 кеше башкара
  • Ансамбль белән башкарылган биюләр

Катнашучыларны йолдызлы жюри бәяли: М.Җәлил исемендәге опар һәм балет театры артисты, Татарстанның атказанган артисты  Олег Ивенко, «Казан» (KAZAN) муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова, Татарстанның Атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның Атказанган артисты Данир Сабиров һәм башкалар.

Барлык биюләрне караганнан соң, профессионаллар үз фикерләрен әйтә һәм җиңүчене ачыклый.

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv

Бәйле