Азат Абитов Литва Сабан туена ник барып җитә алмаган?

Р.Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов 10 июль көнне Литва Сабан туенда чыгыш ясарга тиеш булган. Әмма Азатны самолетка кертмәгәннәр. Ни булган соң?

“Азат Латвиядә узасы Сабан туенда катнашырга тиеш иде. Татарстан вәкиле буларак, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле буларак. Латвиягә юл Стамбул аша уза. Нәкъ менә шунда паспорт контроле, таможня узганнан соң, Азатны Вильнюска очасы самолетка кертмиләр. Янәсе, аның визасы туристик кына. Гәрчә, элегрәк шул виза нигезендә Латвия дәүләт органнары махсус рөхсәт биргәннәр иде…
Ярар инде, хәерле булсын! Аның каравы, Азатка көне буе рәхәтләнеп Истанбулны карап йөрергә мөмкинлек бар. Исән-сау йөреп кайт, Азат!” — дип язган Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов үзенең аккаунтында.
“Гөлсирингә дә рөхсәт документын бирмәделәр. Сәбәпләре – билгесез. Шулай итеп, кызганычка каршы, Литвада яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш ясый алмаячакбыз. Гафу итегез!” — дип хәбәр иттеләр Ваһапов фондында.

Чыганак: “Шәһри Казан”

Бәйле