Виктория җиләге яфракларын кайчан кыркырга?

-- Лейла

– Виктория җиләге яфракларын кайчан кыркырга?

Наҗия Сәлимова. Балык Бистәсе

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:

– Бакча җиләкләре яфракларын, кирәкмәгән мыекларын нәкъ менә хәзер кисеп ташлау (сабагы төбеннән бер-ике сантиметр калдырып) әйбәт. Яфракларын кыркыгач, төпләрен йомшартып су, көл сибегез. Соңыннан 8 литр суга бер аш кашыгы исәбеннән мочевина сипсәгез, бигрәк тә әйбәт булачак. Болай эшләгәндә, җәйнең калган ай ярымы эчендә куаклар яңарып, киләсе елга чәчәк бөреләрен әзерләп, туклыклы матдәләр сеңдереп өлгерәчәк. Шулай итеп, алар кышкы суыкларга бик яхшы «аяк киенеп» торачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле