Татарстанда һава торышы үзгәрә

-- Лейла

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Җомга көнне салкынайтачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Иртәгә көндез республика территориясендә яшенле яңгырлар һәм җил көтелә.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе җылы булачак. Һава температурасы төнлә-15-21 градус, көндез — 24-31 градус.

Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, җомга көнне һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә. Әйтик, 23 июльдә көндез 21-26 градустан да артмаска тиеш, ә 24е көнне 19-24 градустан да артмаска тиеш. Шул ук вакытта Үзәк һәм көнчыгыш районнарда тотрыксыз һава торышы саклана: яңадан яңгырлар һәм көчле җил фаразлана.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле