Мясников коронавирусның төп куркынычын атады

-- Лейла

Табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников инстаграмда коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү белән борчулы булуын әйтә.

«Вирусның үзен ничек тотасы билгеле түгел. <…> Яңа мутацияләр барлыкка килә һәм барлыкка киләчәк», — дип язган ул.

Медик Россиядә Көньяк Африка штаммының таралу мөмкинлеге өчен борчылуын белдерде. Һәм монда бары вакцинациягә генә өмет бар ди Мясников.

Ул шулай ук россиялеләрне COVID-19 профилактикасының башка чаралары турында да истә тотарга өндәде. Аерым алганда, табиб дистанцияне тотарга һәм кешеләр җыелган урыннарда бик йөрмәскә чакырды.

Чыганак: РИА-Новости
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий