- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников инстаграмда коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү белән борчулы булуын әйтә.
“Вирусның үзен ничек тотасы билгеле түгел. <…> Яңа мутацияләр барлыкка килә һәм барлыкка киләчәк”, – дип язган ул.
Медик Россиядә Көньяк Африка штаммының таралу мөмкинлеге өчен борчылуын белдерде. Һәм монда бары вакцинациягә генә өмет бар ди Мясников.
Ул шулай ук россиялеләрне COVID-19 профилактикасының башка чаралары турында да истә тотарга өндәде. Аерым алганда, табиб дистанцияне тотарга һәм кешеләр җыелган урыннарда бик йөрмәскә чакырды.
Чыганак: РИА-Новости
–
–