- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Көздән кием-салымга бәя артырга мөмкин.
«Baon» сату челтәрендә яңа сезон коллекцияләре 10-15 процентка кыйммәтләнәчәк, дип саный «Глория Джинс» компаниясе. Бәяләр артуны көз көне түгел, 2022 ел башында булыр дип фаразлый алар, кием бәясе 18-20% ка артырга мөмкин.
Baon сату челтәре Президенты Илья Ярошенко, үз чиратында, бәяләр артуны китерү бәясе кыйммәтләнүгә бәйли. Йөк ташуга өстәмә чыгымнарга COVID-19 пандемиясе һәм Кытай портлары эшендә проблемалар китергән. Моннан тыш, мамык 35% ка кыйммәтләнде, эластан да бәясе артты. Кием-салым һәм аяк киеменә бәяләр артуның тагын бер сәбәбе-төзелеш материалларының һәм металларның бәясен үзгәртү.
Чыганак: ren.tv
–
–