- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчы үзенең инстаграмм битендә бала алырга җыену хакында хәбәр итә. Шулай итеп, үзенең язылучыларына яңалыгын хәбәр итә.
- 10-11 ел элек, балалар йортына концерт белән килгәч, минем башымда бик җитди теләк урнашты. Мин тәрбиягә бала алырга теләдем, киләчәктә, һичшиксез, бу хыялым тормышка ашачагына ышандым!
Ә минем башыма кереп утырса, тормышка ашырмыйм, тынычланмыйм. Озак еллар бу яшерен теләкне күңелдә йөрттем һәм беркемгә дә бу хакта сөйләмәдем. Күптән түгел мин аңладым: мин үз күптәнге хыялымны тормышка ашырырга әзер, – дип яза җырчы.
Без Диләгә бу җаваплы һәм изге эшендә уңышлар телибез!