Казан метросында йөрү бәясе арта

-- Лейла

5 августтан метрода йөрү бәясе арта. Акчалата түләгәндә билет бәясе 35 сум булачак. Бу җәһәттән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзаланган карар хокукый мәгълүматлар порталына урнаштырылган.

Банк картасы һәм транспорт картасы белән түләгән очракта билет бәясе элеккечә – 30 һәм 27 сум кала. “Проездной” тарифы да үзгәрми – 100 тапкыр баруның һәркайсы 20шәр сумга төшәчәк.

 

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН

Бәйле