Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бала алырга җыена?

-- Лейла

Җырчы үзенең инстаграмм битендә бала алырга җыену хакында хәбәр итә. Шулай итеп, үзенең язылучыларына яңалыгын хәбәр итә.

  • 10-11 ел элек, балалар йортына концерт белән килгәч, минем башымда бик җитди теләк урнашты. Мин  тәрбиягә бала алырга теләдем, киләчәктә, һичшиксез, бу хыялым тормышка ашачагына ышандым!

Ә минем башыма кереп утырса, тормышка ашырмыйм, тынычланмыйм. Озак еллар бу яшерен теләкне күңелдә йөрттем һәм беркемгә дә бу хакта сөйләмәдем. Күптән түгел мин аңладым:  мин үз күптәнге хыялымны тормышка ашырырга әзер, — дип яза җырчы.

Без Диләгә бу җаваплы һәм изге эшендә уңышлар телибез!

Бәйле