Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ана капиталы акчаларыннан ай саен акчалата түләү алу хокукына Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия дип искә төшерә. Шул ук вакытта, икенче бала һәм ананың – Россия гражданнары, икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы шарт.
Шунысы мөһим: гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләме узган елның II кварталына төбәктә билгеләнгән, эшкә яраклы халыкның ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда бу – 20 588 сум.
Бер айга алдагы елның II кварталы өчен балаларга регионда билгеләнгән яшәү минимумына тиң сумма түләнә. Татарстанда бу – 9 713 сум. Түләү ала башлау өчен, шәхсән яки электрон гариза бирергә кирәк. Моны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә, йә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә, йә РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә эшләргә мөмкин. Түләүне алу өчен бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Искәртеп узабыз: әгәр түләү билгеләнсә, башта – бер елга. Бу вакыт узгач, гаилә ана капиталын шул рәвешле тотарга тели икән, яңадан гариза бирергә кирәк булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать туган көннән соң 6 айдан да соңга калмыйча тапшырылса, түләү баланың туган көненнән билгеләнә. Шул ук вакытта бала туган айлар өчен айлык түләүләр суммасы мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр исәпләнәчәк һәм ана счетына күчереләчәк. Әгәр гариза 6 айдан соң бирелә икән, түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнәчәк.
Чыганак: Шәһри Казан