- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
6 август һәм ял көннәрендә Татарстанда һава торышы антициклон йогынтысында формалашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
Синоптиклар бу көннәрдә явым-төшем фаразламый, бары шимбә көнне иртән һәм көндез төньяк-көнбатыш районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Һава акрынлап җылыначак: төнге сәгатьләрдә температура 9-14, 12-17 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары 23-28дән 32 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, киләсе атна башында республикада коры һава торышы сакланачак, температура 30-34 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН
–
–