Галявиев ни өчен мәктәптә атыш оештыруын әйтә

-- Лейла

Казанның 175 нче гимназиясендә дистәгә якын кешенең гомерен өзгән Илназ Галявиев хәзерге вакытта «Бутырка» СИЗОсының психиатрия бүлегендә.

Казанның 175 нче гимназиясенә автомат белән килеп, дистәгә якын кешенең гомерен өзгән Илназ Галявиев гамәлләрен нәфрәт белән бәйләп аңлаткан.
«Мин дөньяны күралмый идем, нәфрәт белән бардым да», — дип китерәләр Галявиев янында булган белгечләрнең сүзләрен.
«Җинаять кылган вакытта бәлки үз акылымда булмаганмындыр. Әмма хәзер мин барысын да аңлыйм һәм гаебемне таныйм», — дигән Галявиев.
Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә» Бутырка» СИЗОсының психиатрия бүлегендә.

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН

Бәйле