Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы нинди булачак

-- Лейла

6 август һәм ял көннәрендә Татарстанда һава торышы антициклон йогынтысында формалашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар бу көннәрдә явым-төшем фаразламый, бары шимбә көнне иртән һәм көндез төньяк-көнбатыш районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Һава акрынлап җылыначак: төнге сәгатьләрдә температура 9-14, 12-17 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары 23-28дән  32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, киләсе атна башында республикада коры һава торышы сакланачак, температура 30-34 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН

Бәйле