Россиядә яңа пособие кертергә тәкъдим иттеләр. Яңа түләүләрне кемнәр алачак?

-- Лейла

Омбудсмен Волынец үз вакытында диспансерлаштыру өчен ун мең сум күләмендә пособие түләргә тәкъдим итте.

Россиядә түләүсез планлы диспансерлаштыруны вакытында узган өчен 10 мең сум күләмендә пособие  кертергә тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шундый инициатива белән чыгыш ясады.

Омбудсмен «Сәламәт Россия» федераль программасын башлап җибәрергә чакырды. Планлы диспансерлаштыруны вакытында узган өчен гражданнар өч елга ун мең сум күләмендә акча ала алачак.
Документ нигезендә, медицина тикшеренүе узганда россиялеләр дәүләт хезмәтләре порталында махсус QR-код алырга тиеш булачак. Шул код ярдәмендә алар пособие алуга гариза яза алачаклар.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле