Студентларга вакцинация ясау мәҗбүриме? Роспотребнадзор җавабы

-- Лейла

Россиядә  студентларга коронавирустан вакцина ясату мәҗбүри түгел, тик аларга сәламәтлек өчен якындагы атнада прививка ясату куркынычсызрак булыр иде. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерде.

«Уку елы башында хәвеф-хәтәр булмасын өчен, әлбәттә, халык прививка ясатуы  идеаль вариант.  Бүгенге көндә укучылар өчен мәҗбүри вакцинация юк. Әмма иң дөрес вариант- вакцина ясату»,-диде Попова Анна «Россия-1» телеканалында «Вести»тапшыруында.

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий