Алдагы елларда ике фән буенча БДИ мәҗбүри булмаячак

-- Лейла

Якындагы өч елда инглиз теле һәм тарих БДИ тапшырганда мәҗбүри фәннәр булмаячак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда сөйләде.

«Инглиз теле буенча мәҗбүри имтихан 2021 елда ук тапшырылырга тиеш иде, әмма бу хәл килеп чыкмады. 2022 елда аны гамәлгә кертергә җыенмыйлар. Тарих фәненә килгәндә, бу хакта сөйләшүләр алып барыла. Әмма якындагы өч елда бу өлкәдә үзгәрешләр булмас дип уйлыйм», — дип сөйләде Һадиуллин.

Ул, шулай ук, тиешле инстанцияләр тарафыннан, бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда информатиканы мәҗбүри фәннәр исемлегенә кертү турындагы мәсьәлә дә күтәрелде, диде.

Чыганак: Татар-информ

Бәйле