Путиннан тагын бер куанычлы хәбәр

-- Лейла

Шәхси торак төзелеше өчен ташламалы ипотека турындагы карарны инде кабул ителгән дип санарга мөмкин, диде Россия Президенты Владимир Путин «Ласселсбергер» компанияләр төркеменең «Цемикс» коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводы хезмәткәрләре һәм төзүчеләре белән очрашуда.

«Шәхси торак төзелешенә ташламалы ипотекага килгәндә, моны эшләргә кирәк дип уйлыйм, Хөкүмәтнең мондый күрсәтмәсе бар һәм карар инде кабул ителгән дип санарга була. Өстәвенә, ул ике юнәлеш буенча кулланылырга мөмкин. Бу – ташламалы ипотека: торак, шәхси йорт сатып алу һәм төзелеш өчен», — диде ул.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин шәхси торак төзү өчен ипотека продуктының 2021 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырыла башлаячагы турында элегрәк вәгъдә иткән иде.

Чыганак: Татар-информ

 

Бәйле