Прививка ясатмаган студентларны өйдән укуга күчерерләрме?

-- Лейла

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, үзләренә вакцинация узарга яраса да, аны узмаган студентларны “дистанционкага”га күчерү кулай булачак, дип саный.

Министрлык рекомендацияләрендә иммунитетлы студентлар өчен дәресләрне гадәттәгечә – уку йорты бинасында уздыру күздә тотылган.
Моннан тыш ведомство вузларга прививка ясаткан студентлар өчен сессияне прививка ясатмаганнардан аерым үткәрергә киңәш иткән.
Мәгариф һәм фән министрлыгы имтиханнар вакытында COVID-19 инфекциясен кисәтү, шулай ук бүлмәдә утыручы студентлар санын киметү зарурилыгын искә төшергән.
Уку йортларына шулай ук тулай торакка урнашканда COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатканлыкка белешмә сорау тәкъдим ителә. Моннан тыш югары уку йортларының бу биналарга керүгә чикләүләрне үзләре дә билгели алачагы күздә тотыла.

Чыганак: РИА-Новости
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий