КФУ профессоры Казанда эссе көннәрнең кайчан бетәчәге хакында сөйләде

-- Лейла

Казанда температура климат нормасыннан 4-5 градуска югарырак булачак, дип хәбәр итә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев.

«РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, 15 августка кадәр Татарстан башкаласында һава температурасы климатик нормадан 5 градуска югарырак булачак. Шәһәрдә төнге температура да югары булачак — 20 градуска якын. Без хәзер антициклонның көньяк перифериясендә торабыз», — диде ул.

Антициклон вакытында җәйге чорда шактый югары температура саклана. Эсселек атна буе торачак. Шимбә һәм якшәмбе көндезге сәгатьләрдә температура бераз төшәчәк — 26 градус булачак. Шулай итеп, ял көннәрендә эсселек бераз кими. Шулай да тәүлеклек уртача температура нормадан югарырак булачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий