Татарстанга 36 градус эсселек якынлаша

-- Лейла

Синоптиклар әйтүенчә, якын араларда республика, элеккечә үк антициклон йогынтысында кала. 10 һәм 11 августта республикада урыны белән аз гына яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +11 +17 градуска, көнбатыш районнарда +22 градуска кадәр төшсә, көндез +28 +33 градуска кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбедә явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +12 +22 градус чикләрендә тирбәләчәк. Көндез исә, һава агымының көньяк-көнчыгыш агымга алышынуы сәбәпле, Татарстанда эсселек бөтенләй дә +31 +36 градуска кадәр җитәчәк.

Җомга – 13 августта көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар булачак. Һава температурасы төнлә +13 +28, көндез +31, +36 градус тәшкил итәчәк.
14 август республика аша салкын һава агымы уза, шуңа күрә урыны белән яшенле яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы төнлә +15+20, көндез +25+30 булачак.

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН

Бәйле