Табиб янына бару фаҗига белән тәмамлана: стоматолог кәнәфиендә бала үлә

-- Лейла

Сабый әтисе белән бергә Тольяттига, туганнарына кунакка кайткан. Туган ягында кыз 2нче сыйныфны тәмамлый һәм алар әтиләре белән кечкенә генә ял оештырырга була.

Гаиләнең Тольяттида ял иткәндә баланың тешләре авырый башлый. Кыз стоматологлардан курыка һәм шуңа күрә аның өчен шәхси клиника тапканнар.

2021 елның 8 августында, 16: 00да баланы табиб кабинетына алып керәләр. Тик күпмедер вакыттан соң ниндидер  паника башлана. Табиблар йөгерешә.  Тиздән 10 яшьлек кызның табиб кәнәфиендә үлүе мәгълүм була.

  • Башлангыч мәгълүматларга караганда, үлем балага наркоз ясаганнан соң булган, — дип хәбәр иттеләр хокук саклау органнарында.

Тольяттидагы Баныкин урамындагы стоматология клиникасына кичекмәстән медиклар, полиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр һәм экспертлар килә. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Чыганак: togliatti24

Бәйле