Фирдус Тямаев Германиядә. Операциягә кергәнче андагы хәлләрне мәзәк итеп сөйли [видео]

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты кай җиренә операция ясавын әйтми, бер ханымның ничә сумга төшә дигән соравына да җавап бирмәде: «Барсы да узгач, бәяләрен дә бөтен нечкәлекләрен дә язармын. Хәзер бу хакта сөйләшәсем килми» ди ул. Биючесе Альберт белдерүенчә, җырчыга 11 август аягына 2 операция ясалырга тиеш.

ВИДЕОСЫ — https://youtu.be/KHiIQX1Ifvo

Фирдүс табиблар өстәленә ятканчы, аэропортка җыенганда кечкенә улы — Куян блогерның «Әти син кая барасың» дигән соравыннан елап җибәрә язуын, немецлардан ничек ашарга сорауларын мәзәк итеп сөйли.

Фирдүскә тизрәк савыгып кайтуын теләп калабыз.

Бәйле