Коронавирус һәм вакцинага бәйле сорауларга җавап

-- Лейла

Антитәнчекләр санап утырыр чак түгел. Белгечләр вакцинага кадәр дә, аннан соң да коронавируска каршы антитәнчекләрнең һәр кешедә төрле күләмдә булуын искәртә. Бу җәһәттән кайбер сорауларга Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, башкаланың 1 нче балалар хастаханәсе педиатрия бүлеге мөдире Илдус ЛОТФУЛЛИН ачыклык кертте.

 

– Илдус Җәүдәтович, коронавирустан соң формалашкан иммунитет белән вакцинадан соң барлыкка килгәне аерыламы?

– Аерыла, чөнки авырган вакытта формалашкан иммунитет ул –иммуносупрессия вакытында барлыкка килгән иммунитет. Бу иммунитетның начар эшләгән чорында барлыкка килгән антитәнчекләргә бәйле. Шул рәвешле антитәнчекләрнең дәрәҗәсе дә, сыйфаты да башка булырга мөмкин. Иммунитет, вакцинациядән соң булсынмы, авырудан соңмы  ул инфекциягә каршы тора. Вакцинация сыйфатлырак, көчлерәк иммунитет бирә.

– Чирдән саклый алырлык антитәнчекләр күләме билгелеме?

– Андый критерий юк, ул әле өйрәнелмәгән. Кешенең антитәнчекләре була торып та, чир йоктыру ихтималы кала. Антитәнчекләр дәрәҗәсе бүтән факторлардан да тора. Мәсәлән, кеше вирус йоктырганда нинди халәттә булган, нинди күләмдә вирус эләккән. Болар да зур йогынты ясый. Каныбызда антитәнчекләр булса да, без коронавирустан сакланырга тиеш! Бу җәһәттән мин битлек кию, кул гигиенасын саклауны, социаль дистанция турында онытмауны күздә тотам. Шуның өчен «минем антитәнчекләрем бар, миңа бу инфекция эләкми» дип йөрү бер дә дөрес түгел.

– Вакцинаны ни дәрәҗәдә еш ясатырга кирәк соң?

– Бу сорау хәзерге вакытта җентекләп өйрәнелә. Әлегә уртак фикер мондыйрак: пандемиянең кискен фазасында – авыручылар да, үлүчеләр дә күп булганда – без иммунитетны һәр ярты ел саен көчәйтеп торырга тиеш. Беренче мәртәбә вакцина ясатканнан соң ярты ел узгач, антитәнчекләр дәрәҗәсе түбәнәя башлый, шулай булгач, тагын бер вакцина алып, антитәнчекләр күләмен куәтләп тору зарур. Вазгыять тотрыклангач, бу, бәлки, гриппка каршы ясый торган прививка кебек елга бер мәртәбә ясата торган булып калыр.

– Күпләр коронавируска каршы прививканың беренче этабын гына уза, икенчесен ясатырга килеп тә тормый, йә инде оныта. Вакцинациянең ике этабын да узу бик мөһим бит?

– Әйе, хәзер дөньяда билгеле булган барлык вакциналар да ике этаплы итеп ясалган. Бу – аның төп кагыйдәсе. Шушы төп кагыйдәне сакламыйбыз икән, вакцина нәтиҗәсен бирмәячәк. Беренче компонентны алганда, антиген иммун системасын шушы вирусның кисәкчәләре белән «таныштыра» дип әйтсәк була. Организмга икенчесен керткәндә исә, иммун системасы антитәнчекләр формалаштыра башлый. Әгәр дә без иммун системасын бу антиген белән бер мәртәбә генә «таныштырсак», көчле иммунитетка ирешә алмаячакбыз. Ике этапны узу да мөһим. Әле тулы этапны узганнан соң 10–20 көн үткәч кенә әйбәт иммунитетка ирешәбез. Беренче дозаны алдым да, хәзер коронавирус эләкми дип уйлау дөрес түгел!

– Илдус Җәүдәтович, ә вакциналар «Дельта-штамм»нан саклыймы?

– «Дельта-штамм» – 2020 елның азагында килеп чыккан яңа мутант-вирус. Хәзерге вакытта ул доминант-вирус (төп, өстенлекле. – Ред.) санала. Элеккеге штаммнарга караганда күпкә йогышлырак. Вакцина булышамы-юкмы дигән сорау хәзер өйрәнелә, тик җавап инде бар. Әйе, вакцинация «Дельта-штамм»га каршы торырга булыша дип әйтә алабыз. Төрле вакциналарның нәтиҗәлелеге төрлечә, әлбәттә. Әмма шушы штамм таралды да вакцина ясатуның мәгънәсе калмады дип уйларга ярамый. Ясатмауга караганда аны ясату хәерлерәк.

– Без вакцинадан нинди нәтиҗә көтәргә тиеш соң? Ул коронавирустан тулаем саклый торган панацея дә түгел, чир йоктыру ихтималы да кала, дибез…

– Без вакцинадан нәрсә көтәбез? Прививкалы булу әле ул коронавирус эләктермәячәкмен дигән сүз түгел. Вакцинаның нәтиҗәлелеген авыру кичерү-кичермәү белән генә тикшермибез. Чир эләксә, аның нинди формада узуын да карарга кирәк. Әйе, «Дельта штамм» килеп чыккач, вакцина ясаткан кешеләр дә авырып китәргә мөмкин. Аларны вакцина ясатмаган кешеләр белән чагыштырып карасак, шуны күзәтә алабыз: алар реанимациягә эләкми, сатурациясе (кандагы кислород дәрәҗәсе күрсәткече. – Ред.) кимеми, аларга кислород тоташтыру таләп ителми, ягъни чирне җиңелрәк кичерәсең.

– Ә барысы да прививка ясатканны көтеп, үзебезчә әйткәндә, «качып» торсаң…

– Шул-шул менә. Пандемиядән качып булмый! Ул барлык кешегә дә тиячәк. Хәзер килеп чыккан «Дельта-штамм»ның кешеләргә йогышлылыгын «җил чәчәге» (ветрянка. – Ред.) чире белән чагыштыралар. Уйлап карагыз әле: сез ветрянка белән авырмаган ди, ә Казан буйлап шуның белән чирләүчеләр йөри. Иртәме-соңмы, ул сезгә дә эләгәчәк. Шуның өчен качып котылам дигән уй булмасын иде. Вакцинация ул медицина мәсьәләсе генә түгел бит. Ул инде хәзер иҗтимагый сорауга әйләнде. Бу – уртак эшебез. Без аны бердәм җәмгыять буларак үтәргә тиеш. Сер түгел, кемдер каршы, кемдер риза. Монда, минемчә, һич кенә дә вакцинациягә каршы кешеләрне кимсетеп, «хайван» белән чагыштырырга ярамый. Гаиләдә бит килеп туган проблемаларны сөйләшеп, аңлашып, уртага салып хәл итәбез. Бу очракта да шулай. Проблеманы бергә чишәргә тиешбез. Әлбәттә, кешеләр курка. Коронавирустан да, вакцинадан да, тормышның үзгәрүеннән дә. Ләкин бу – кирәкле, мөһим этап. Без аны бер-беребезгә таяныч булып, бер-беребезгә аңлатып үтәргә тиеш.

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий