Казанда метро һәм җир өсте электр транспортында яңалык кертелә

-- Лейла

Казанда беренче тапкыр метро һәм җир өсте электр транспорты өчен күчеп утыру тарифы кертелә.

45 минут дәвамында бер төр электротранспорттан икенчесенә күчеп утыру нибары 45 сумга төшәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Бүген Казанда җир өсте һәм җир асты электр транспортыннан файдаланучы пассажирлар өчен билгеләнгән «МЭТ 45 күчеп утыру» дигән яңа тариф эшли башлады. Ул билгеләнгән урынга күчеп утырулар белән барып җитеп, юл өчен ике тапкыр түләргә мәҗбүр булганнар өчен акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк.Реклама

«МЭТ 45 күчеп утыру» тарифы 45 минут эчендә бер төр электр транспортыннан икенчесенә өстәмә түләүсез күчеп утырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер яңа тариф буенча күчеп утыру транспорт картасы белән түләгән очракта 17%-ка һәм банк картасы белән түләгәндә 25%-ка арзанрак булачак.

Тарифны эшләтеп җибәрү өчен метрополитен турникетларында һәм җир өсте электр транспорты валидаторларында йөрү өчен түләү системасын программа белән тәэмин итү эшләнде. Картаны беренче тапкыр куйганнан соң пассажирның счетчигы җибәрелә, әлеге вакыт дәвамында ул күчеп утыра ала. Кабат куйган очракта, вакыт чыкмаган очракта, валидаторда «Годен» дип языла.
 

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН

Бәйле