Татарстанда мәктәпләрнең бер өлеше биш көнлеккә күчәчәк

-- Лейла

Яңа уку елыннан Түбән Каманың кайбер белем учакларында яңалык кертәчәкләр.Реклама

Түбән Камада мәктәпләрнең бер өлеше сынау проекты сыйфатында биш көнлеккә күчәчәк. Бу хакта инстаграм сәхифәсендә Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин хәбәр итте.
«Без башлангыч мәктәпнең 5 көнлек уку атнасына күчү форматын билгели һәм килештерә алдык. «Пилот» сыйфатында без шәһәрнең 17 мәктәбен сайладык, бу шәһәр мәктәпләренең гомуми санының яртысын тәшкил итә. Уңай нәтиҗәләр булган очракта, 2022 елның 1 сентябреннән әлеге форматка шәһәрнең башка мәктәпләре дә кушылачак. Бишкөнлеккә күчүдә катнашучы мәктәпләрне билгеләгәндә, без моңа төрле дәрәҗәдәге һәм төрле социаль категориядәге мәктәпләрне кертергә тырыштык. Шулай итеп, яңа уку елында, 5 көнлек уку атнасы форматында, 2, 8, 10, 11, 15, 19, 27, 29, 31, 33, 36; 14 нче лицейның башлангыч сыйныф укучылары һәм 37, 2, 22, 25, 32 нче лицей укучылары укый башлаячак”, — дип язган Гыйниятуллин.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий