Дәниф Шәрәфетдинов: «Мондый хәлгә калырмын дип уйламадым»

-- Лейла

Март аенда бар дөнья шау-гөр килеп танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка акча җыйды. Дәнифкә атнасына ике тапкыр кыйммәтле укол ясатырга кирәк. Аена 60 мең сум акча таләп ителә дигән сүз бу. Әлбәттә, җырчы үз көче белән генә ул уколларны ала алмый.

Хәзерге вакытта Дәниф халыктан җыелган һәм хәйрия концертыннан кергән акчага алынган уколлар ярдәме белән яши. Әмма алар күп калмаган, тиздән бетәчәк. Шуңа да җырчы дәүләттән бушлай укол сорарга мәҗбүр. Әйе, мәҗбүр, чөнки аны беркем дә китереп бирми…Реклама

“Июльдән миңа тагын да кыйбатрак уколлар билгеләделәр. Алар миңа федераль программа нигезендә бушлай кайтарылырга тиеш. Әмма әлегә кадәр көтәм. Әгәр 25 августка кадәр булмаса, катгый чаралар күрергә мәҗбүр булачакмын. Инде бу чир күзгә зыян итте, бер күзем күрми башлады. Мондый хәлгә калырмын дип гомеремдә дә уйламадым. Гыйбрәт бу. Бик куркыныч. Минем кебекләр бик күп, кеше язмышы белән уйныйлар. Менә шунысы аяныч”, — диде Дәниф.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий