Татарстанда шторм кисәтү игълан ителде: сак булыгыз!

-- Лейла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе аномаль эсселек урнаштыруга бәйле рәвештә шторм кисәтү игълан итте.

Синоптиклар фаразларына караганда, 18-23 августта Татарстан территориясендә һәм Казанда аномаль-эссе һава торышы көтелә. Республикада атна ахырына кадәр һава 37-39 градуска кадәр җылыначак.

Иртәгә, 19 августта, алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы 12-17, көнбатыш районнарда 22 градус булачак. Көндез 32-37 градус эсселек көтелә.

Җомга, 20 августта, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә 13-18, көндез 38 градуска кадәр булыр дип көтелә.

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН

Бәйле