Татарстанда һава торышы кояш антициклоны йогынтысында формалашуын дәвам итә, аномаль эсселек күзәтелә. Республикада һава шартлары һәм ял көннәре характеры сизелерлек үзгәрмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
Әйтик, синоптиклар фаразына караганда, җомга, 20 августта, шимбә, 21 августта, явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төнлә 13-18 градус җылы, көндез һава 33-39 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе, 22 августта, республикада төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.
Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН