«ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясе

-- Лейла

20 август Актанышта Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачылышы кысаларында «ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде.
2021 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалында «ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы үз эшен башлап җибәрде.
«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы – нәрсә ул?


«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — ул контентны бергә туплаучы яшь блогерларның иҗат берләшмәсе.
Контентны исә 5 тематик юнәлеш тәшкил итә:

  • Татар телен өйрәнү;
  • Күңел ачу контенты
  • Төп геройлар белән аралашу;
  • Юмористик контент;
  • Халык иҗаты
    Фабриканың эшчәнлеге бөтен дөнья татар балалары өчен махсус контент ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын өйрәнер өчен мөмкинлек тудыра. Аның төп максаты да — татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү

Бәйле