«ШАЯН ТВ» каналының сәләтле балалары катнашында «Балачак җыры» концерты узды

-- Лейла

22 апрельдә «ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертын үткәрде. Чара Казан Кооперация Институтында «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы ярдәме белән уздырылды.

Изге Рамазан аенда бу концертны   Казан шәһәренең балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары тамаша кылды.

Чара «ШАЯН ТВ» каналының «Мин – татар баласы» бәйгесе күргәзмәсе, Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмә белән башланып китте. «Мин – татар баласы» күргәзмәсе кысаларында татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр, кул эшләре һәм эшләнмәләр тәкъдим ителде.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге күргәзмәсендә исә татар сәүдәгәрләренә караган экспонатлар, «Безнең кавем» китабы, шәхесләр портретлары, 20 нче гасыр башларына караган сөлгеләр һәм татар мәдәнияте үзәгендә сакланучы уникаль экспонатлар урын алды.

Кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Юныс улы Әминев, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы җитәкчесе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева да бар иде.

Концерт программасын үз чыгышлары белән «ШАЯН ТВ» каналының «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре бизәде. Алар «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе хитларын башкарды.

Моннан тыш, килгән кунаклар «Балачак җыры» һәм «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары белән дә таныша алды.

Безнең курчакларыбызга да бик күңелле булды. Алар балаларны каршы алдылар, алар белән уйнадылар, фотога төштеләр. Килгән һәрбер балага Марат Готыф улы Әхмәтовтан истәлекле бүләк тапшырылды.

Концерт  бик күңелле үтте. Барлык балалар өчен дә чын бәйрәм булды!

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv

Бәйле