Мәскәү янында хәләл бистәгә нигез салганнар. Сез анда яшәр идегезме? [видео]

Блогер Әминә Шабанова Мәскәүдән ерак түгел хәләл яшәү җирлегенә нигез салган.

Монда исерткеч эчемлекләр кулланучыларга, тәмәке тартучыларга, башка ориентациядәгеләргә, сүгенүчеләргә яшәү тыела.

Инстаграмда язылучыларымнан “бердәм фикер йөртүчеләр генә яши торган урында яшәргә теләр идегезме?” дип сорау биргән идем. Бик күп кеше миңа җавап итеп үз фикерләрен язды. Күбесе бу хакта хыялланырга гына мөмкин, тормышка аша торган түгел диделәр.

Минем төп ниятем – балаларым белән бәйле иде, чөнки яшүсмерләр.
Алар өчен дөрес һәм сәламәт мохит тудырасым килде.

Әлеге авылда мөселманнар гына түгел, православие динендәгеләр дә яши ала, иң мөһиме – тәрбияле һәм яхшы кешеләр булсын, ди Әминә Шабанова.

Әлеге авылның мәйданы 83 гектар, Мәскәү боҗра автомобиль юлыннан 140 км ераклыкта урнашкан, дип хәбәр итә mash_breaking

Тирә-ягында бик матур урманнар, болыннар, елгалар бар.

Ипотека каралмаган, чөнки Шәригать кануннары буенча процентлар алу тыела.

Бәхетле урамында мәктәп,балалар бакчасы, балаларга өен мәйданчыклары, тренажер заллары һәм ял итү урыннары төзеләчәк.

Су ике елдан кертеләчәк, ләкин һәр хуҗалкның үз коесы булачак.

Юл салынып килә, димәк, йортларны иртәгәдән үк сала башларга мөмкин.

фото: скриншот mash_breaking



Бәйле