Италиядән Резедә Зәкиева: «Үз илемдә рәхәт күрмәдем» [видео]

Резедә Зәкиева туган ягында кредит алып бурычка баткан. Шул сәбәпле, туган илендә бәхет таба алмыйча, чит җирләргә китеп барган. Курыкмыйча, чит тел белмәгән килеш, авырган хәлдә Италиягә чыгып киткән. Урнашкач үзе янына балаларын да алып килгән. Үзенең Instagram сәхифәсендә ул Италиядәге тормышы турында сөйли.

Авырлыкларга бирешмәскә, курыкмыйча чит илгә чыгып китәргә киңәш итә!

Ничек уйлыйсыз, бәхетне чит илләрдә табып буламы?


Бәйле